Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Снюс сат­саң – җа­вап­лы­лык­ка

РФ Дә­ү­ләт Ду­ма­сы снюс һәм нас­вай сат­кан өчен җа­вап­лы­лык­ны кө­чәй­тү ту­рын­да­гы ка­нун про­ек­тын бе­рен­че укы­лыш­та ка­бул ит­те.

Дә­ү­ләт Ду­ма­сы де­пу­та­ты, икъ­ти­са­дый сә­я­сәт, сә­нә­гать, ин­но­ва­ци­он үсеш һәм эш­ку­ар­лык ко­ми­те­ты рә­и­се урын­ба­са­ры Әл­фия Ко­го­ги­на бу ка­нун­га: “Дә­ү­ләт Ду­ма­сы пси­хо­ак­тив ча­ра­лар­ны за­кон­сыз са­ту­га кар­шы кө­рәш бу­ен­ча план­лы эш алып ба­ра һәм бү­ген без бе­рен­че укы­лыш­та снюс һәм нас­вай сат­кан өчен ад­ми­нис­т­ра­тив җа­вап­лы­лык­ны арт­ты­ру­чы за­кон про­ек­тын хуп­ла­дык. Аларны са­ту ты­е­ла. Ад­ми­нис­т­ра­тив җа­вап­лы­лык бу­лу­га ка­ра­мас­тан, әлеге матдәләрне кул­ла­ну дә­рә­җә­се бик юга­ры, биг­рәк тә яшь­ләр ара­сын­да, бу күп ке­нә авы­ру­лар­га сә­бәп бу­ла. Мон­нан тыш, снюс һәм нас­вай киң та­ра­лу сә­бәп­ле, көч­ле нар­ко­тик­лар­га кү­чү ко­ра­лы бу­ла­рак фай­да­ла­ны­ла ала. Ад­ми­нис­т­ра­тив штраф­лар­ны арт­ты­ру ты­ел­ган мат­дә­ләр­нең кыйм­мәт­лә­нү­е­нә ки­те­рә­чәк һәм алар­ны ба­ла­лар һәм яшүс­мер­ләр­гә са­ту ки­ми­я­чәк», – дип аң­лат­ма бир­де.
Фе­де­раль ка­нун про­ек­ты бе­лән снюс һәм нас­вай сат­кан өчен ад­ми­нис­т­ра­тив штраф­лар­ны шак­тый арт­ты­рыр­га тәкъ­дим итә: граж­дан­нар өчен штраф­лар – 15 мең­нән 20 мең сум­га ка­дәр; ва­зый­фаи зат­лар өчен – 30 мең­нән 50 мең сум­га ка­дәр; юри­дик зат­лар өчен – 100-150 мең сум.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев