Сөембикә проспектында янгын
Нәрсә янган?
Чаллыда Сөембикә 58 А адресы буенча урнашкан аерым бер катлы бинада 70 кв.м мәйданда даруханә һәм алкомаркет янды.
Янгын сүндерүчеләр тиз арада урынга килеп җитә, утны сүндерә.
Янгын вакытында төтен белән 78 яшьлек хатын-кыз агуланган, ул әлеге бинада урам себерүче булып эшләгән. Ут чыкканда пенсионер хатын эш кораллары саклана торган урында булган дип фаразлыйлар. Табиблар аны 5нче шәһәр хастаханәсенә озата.
Янгын чыгуның сәбәбен Дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре ачыклый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев