Сөйгәненә 6 мең сумлык чәчәкләр бүләк иткән ир-атны судка чакырдылар
Яңалыклар тасмасы

Сөйгәненә 6 мең сумлык чәчәкләр бүләк иткән ир-атны судка чакырдылар

Ни өчен?

Мактау өчен түгел, әлбәттә. Аны шартлы рәвештә 6 айга ирегеннән мәхрүм иттеләр. Өстәмә төзәтү эшләре дә билгеләделәр. 

Сәбәбе урлашу белән бәйле. Юмарт ир-ат торак фатирда бергә яшәгән иптәшенең телефонын урлап, банк кушымтасы аша рәхәтләнеп акчасын туздырган. Сөйгәненә 5900 сумлык чәчәк букеты сатып алган. Кибеттән 2 мең сумлык азык-төлек җыеп чыккан.

Сөйгәненең күңелен яулый алган микән? Анысы билгесез. Шунысы мәгълүм: салынган зыян күләмен каплыйсы бар. Җитмәсә, хөкем дә ителде.  
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


хокук сакчылар

Нет комментариев