Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Солдатка хатлар

«Конфет ул кадәр күп ашама дип гел ачулана идем сине... Менә хәзер холодильник тулды инде ул тәмлүшкәләр белән», - дип яза әни кеше.

Исәнме, солдат!
Минем сиңа зур рәхмәт әйтәсем килә, чөнки син илебезнең тынычлыгын сакларга кулыңа корал алдың. Без тыныч тормышта яшәсен, тынычлап укысын һәм матур киләчәк турында хыяллансын дип. Хөрмәтле солдат, син үз тормышыңны куркыныч астына куеп безнең өчен тырышасың. Сиңа авырлыкларны җиңәргә көч телим. Өйгә исән-сау әйләнеп кайт. Көтәбез.
Соколов Әмир, «Йолдыз» балалар бакчасы.

***
Исәнме, солдат абый!
Минем исемем Милана. Миңа 5 яшь. Мин балалар бакчасына йөрим. Миңа анда бик ошый. Минем анда дусларым күп. Сиңа рәхмәт әйтәбез безнең илне саклаганың өчен. Без синең кайтуыңны сагынып көтәбез. Чирләмәгез!
***
Исәнме, батыр солдат!
Сиңа Дания исемле кыз хат яза. Миңа 6 яшь. Чаллы шәһәрендә яшим. Солдат абый, синең дә балаларың бардыр. Син аларны бик-бик сагынасыңдыр. Алар да бик-бик сагыналардыр. Синең исемең ничек? Син кайсы шәһәрдән?
Батыр солдат! Мин синең буеңны да, чәч төсеңне дә белмим. Тик әнием сине батыр дип әйтергә куша. Син безне дошманнардан саклап окопларда ятасың. Салкыннарда, яңгырларда түзәсең. Мин синең тизрәк әйләнеп кайтуыңны телим. Гаиләңдә сине сагыналардыр. Һәр балага рәхәт бит әтисе яныңда булса. Урамга чыгарга, бергәләп ял итәргә.
Мин сиңа бүләк тә әзерләдем – кәгазьдән күлмәк ясадым. Зәңгәр күлмәк. Сине ул җылытып, саклап торсын. Без сезнең белән горурланабыз, җиңеп кайтуыңны көтәбез. 
***
Улым, кадерле улым!
Менә тагын төнлә торып утырып сиңа хат язам, балам. Монысы инде 100нче хаттыр. Күңелемдәге сагыну хисләрен кат-кат язам, алар сиңа догаларым да булып барсын. Син исән-сау йөрсен, интекмәсен өчен, газиз дусларыңны да саклар өчен мин бу хатларны көн саен да, төн саен да язарга риза. Тик барысын да алмыйм дисең шул. Кайда яталар икән соң алар? 
Улым, ничек хәлләрең? Госпитальдә озак яттыңмы? Кулым нык авыртмый дигән идең, чын әйттеңме соң син аны? Син һәрвакыт шулай мине борчымаска тырыша идең бит монда да. Яраң җитди булса, һичшиксез ныклап дәваланырга кирәк, балам. Әле кайткач та сәламәтлек кирәк бит. Эшең дә җиңел түгел. Төзелештә синең белән эшләгән иптәшләрең тагын килеп китте. Сумка тутырып күчтәнәч алып килгәннәр. Мин әйтәм, ник килгән саен бу кадәр төяп киләсез дим инде. Бу юлы бик тәмле конфет салганнар. Син кайтуга алып куйдым әле. Шундый ак эчле конфет яратасың бит син. Конфет ул кадәр күп ашама дип гел ачулана идем сине, файдалы әйбер түгел бит ул дип. Менә хәзер холодильник тулды инде ул тәмлүшкәләр белән. Кайткач ашарсың, улым, бер сүз дә әйтмәм. 
Улым, Аллаһ Тәгалә сине саклап йөртсен. Минем синнән дә газиз кешем юк. Мин синең балачагыңны уйлап юанам, кайвакыт тавышың ишетелгәндәй булып китә – менә ничек сагынам сине, балам! Мин бу хәлемнең кайчан да булса үтәсенә, сине кочагыма алып сөясемә дә бик нык өметләнәм. Үзеңне сакла, яме. 
Сине зарыгып көтеп, әниең.
 / Гөлия Ибатуллина фотосы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

1

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: татарстан МарафонВСЕСВОИ СВО ВСЕСВОИТМ