Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Шөпшә Чаллыда яшәүче ир-аттан үч алган

«Үлгән шөпшә һавага фероманнар тарата», - ди белгечләр.

Чаллының 5нче хастаханәсенә шөпшә тешләгән  4 шәһәрдәшебез  мөрәҗәгать итте. Шуларның берсе әйтүенчә шөпшә аннан үч алган. Табиблар караганнан соң 3 пациент өенә кайтарып җибәрелгән. 50 яшьлек ир-ат кискен аллергик реакция белән хастаханәдә калдырылган. Сергей сөйләвенчә, кызуда ул балкон тәрәзәсен ачкан. Бер шөпшә очып кергәч, ул аны юк итә, икенчесе диванда качкан була. “Яту белән ул миннән үч алды – аягымны тешләде. Мин бит шөпшәләрнең үлгән иптәшенең исен сизеп, үч алырга килүләрен белмәдем. 15 минуттан үземне начар хис итә башладым, ашыгыч ярдәм чакырттым”, - дип сөйли шәһәрдәшебез.

5нче хастаханәнең баш табибы Анар Исрафилов әйтүенчә, пациентның Квинке шеше башлана: сулыш алуы авырлаша, температура күтәрелә, йөзе, тамагы шешә, тешләгән урынның көчле авыртуы һәм шешүе күзәтелә.

Авыру шәһәрдәшебезгә аллергиягә каршы дарулар бирелә, хәзер аның хәле канәгатьләнелек, ул өенә кайтырга әзерләнә. Табиб августта шөпшәләрнең аеруча актив булуын, бал кортларыннан аермалы буларак, берничә тапкыр чагарга сәләтле булуларын да искәртте. Шөпшә агуына аллергия булучыларның гына хәле авыраерга мөмкин. 

Шөпшә тешләгән очракта үз-үзеңә ничек ярдәм итәргә?
Кулларыгызны юуып, тешләгән урынны спирт яки перекись, хлоргексидин белән сөртеп алыгыз. Тешләгән урын авыртса, кычытса, салкын компресс(боз) куегыз, аллергиядән дару эчеп куегыз. Организмнан агуны чыгарыр өчен күбрәк су эчәргә тырышыгыз һәм табибларга мөрәҗәгать итегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев