Шөреп боргычтан янгын чыккан
Яңалыклар тасмасы

Шөреп боргычтан янгын чыккан

Нәтиҗәдә ир-ат үлгән.

Алабуга шәһәрендә фаҗигале хәл булган. Биш катлы йорттагы бер фатирда аш-су бүлмәсе җиһазлары янган. 51 яшьлек фатир хуҗасы йоклаганда төтен исенә исереп үлгән.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча идарәсе хезмәткәрләренең якынча мәгълүматлары буенча, янгын электр җиһазын-шөреп боргычны дөрес кулланмау нәтиҗәсендә килеп чыккан. 

Янгынга каршы хезмәт белгечләре, халыкны электр җиһазлары белән сак эш итәргә чакыра. 
 


янгын югалту үлем-китем

Нет комментариев