Социаль ипотека программасы буенча төзелә торган йортларның әзерлек дәрәҗәсе 90%тан артык
Яңалыклар тасмасы

Социаль ипотека программасы буенча төзелә торган йортларның әзерлек дәрәҗәсе 90%тан артык

Яр Чаллыда социаль ипотека программасы буенча торак йортлар төзелеше дәвам итә.

Шулай, 63 микрорайонда 216 һәм 409 фатирлы йортлар төзелеше тәмамланып килә.
63/16 торак йортында эчке һәм тышкы инженерлык челтәрләре урнаштырыла, бизәү эшләре алып барыла, территорияне төзекләндерү эшләре бара. Гомуми үтәлеш 82% тәшкил итә.


63/20 торак йортында Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан тикшерү һәм кисәтүләрне бетерү бара. Гомуми үтәлеш - 97%.


Моннан тыш, һәрберсе 170 фатирга исәпләнгән 63/02, 63/03, 63/04 һәм 63/14 йортлары төзелә.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


социальная ипотека

Нет комментариев