Советлар Союзы Герое скрипкасы Чаллыга кайтты
Тумышы белән Чаллыдан булган бердәнбер Советлар Союзы Герое, гвардия полковнигы Николай Кошаевның оныгы Анна Горностаева гаиләсе белән шәһәребездә кунакта булды.
Ул шәһәр тарихы һәм туган якны өйрәнү музеена Николай Михайловичның гаиләсендә ядкарь итеп сакланган скрипкасын бүләк итте. Анна Алексеевнадан бабасы белән бәйле истәлекләре, каһарман якташыбызның сугыштан соңгы еллардагы тормышы, аның исеме мәңгеләштерелгән урамга мөнәсәбәте турында сораштык.

Кулын өздерсә дә, солдатларны ташламый
Анна Горностаева Мәскәүдә яши, ул – язучы, бабасының фронттагы батырлыклары, сугыштан соңгы хезмәте турында китап бастырган. Журналистларга да аның турында бик теләп сөйләде.
– Чаллыдагы мәктәпне тәмамлагач, Николай Михайлович һөнәри техникумда белем ала. Аннары Пермьдәге индустриаль институтта, соңрак хәрби академиядә укый. Сугыш башланганда ул чиктә тыл инженеры булып эшли. Фашистлар һөҗүм иткәндә, танкчы буларак, алгы сафта каршы тора. Зур югалтулар белән безнекеләр Мәскәүгә кадәр чигенергә мәҗбүр була. Аннары совет гаскәрләре хәлиткеч борылышка ирешеп, дошманны илдән куа башлый. 1944 елны Украина территориясендәге бәрелешләр вакытында бабам каты яралана – снаряд кыйпылчыгы күкрәген ярып керә, кулын өзә, – дип уртаклаша ул.
Танк бригадасын җитәкләгән якташыбыз шул хәлдә дә үз урынын калдырмый, ярдәм килеп җиткәнче, солдатларга кирәкле боерыклар бирә. Аны госпитальгә алып китәләр, тик фронт юллары җимерек булу сәбәпле, бик озак баралар, гангрена башлана, кулын өч тапкыр, соңгысында иңбашына кадәр кисәргә туры килә. Мәскәүдәге Бурденко исемендәге госпитальдә дәваланса да, Николай Кошаевның фронтка кайта алмаячагы ачыклана, тик аның хәрби хезмәтне калдырасы килми. Аны башкаланың корыч һәм катнашмалар институтына танкчылар әзерләргә чакыралар. Җиңү көнен ул эш урынында каршылый.

Скрипка тарихы
Николай Михайлович училищеда кызыл агач белән эшләү осталыгын үзләштергән булган. Сугыштан соң уң кулы гына исән калса да, агач белән эшләвен дәвам иткән.
– Кулы эшкә яткан, дип беләм. Аның өчен махсус ясалган, ягъни бер кул белән дә эшләп була торган кораллары бар иде. Бабам өйдәге күп кенә кирәк-яракларны – ишек тоткаларын, киштәләрне – агачтан матур итеп ясый иде. Шул исәптән скрипка ясау белән дә мавыгып китә. Шунысын да әйтәсем килә: ул ясаган скрипкаларның берсе кулдан ясалган уен кораллары конкурсында җиңү яулаган. Кызганычка каршы, әлеге инструментның кайдалыгын безнең гаилә белми. Чаллыга без алып килгән скрипканың нәкъ менә Николай Михайлович ясаганымы-юкмы икәнен тәгаен әйтә алмыйм, тик бу – безнең гаиләдә кадерләп сакланган әйбер. Анда бабамның кече кызы уйный иде, ул – музыкант. Узган елны мин Чаллыда булып кайтканнан соң, биредә шундый музей, анда бабабызга багышланган экспонатлар, күргәзмә барлыгын, ул укыган мәктәптә дә аны онытмауларын сөйләгәч, нәкъ менә шушы туганым – Марина Богословская рәхмәт йөзеннән шундый бүләк ясарга булды, – дип сөйләде каһарман якташыбызның оныгы.
Ул музейда гомерендә беренче тапкыр бабасының яшь чагындагы фотосын күрде. Яшь Николай анда музыка уен кораллары тоткан төркем белән төшкән. Димәк, ул тынлы музыка уен коралларында уйнаган.
Йомшак күңелле бабай
Анна ханымның бабасы турындагы хәтирәләре күп булмаса да, бик җылы.
– Кызганычка каршы, бабам сугыштан соң нибары 30 ел яшәде, аның белән бик озак аралаша алмадым. Дөрес, бу вакыт аралыгында ул бик күп мөһим эшләр башкарырга өлгерде. Ул корыч һәм катнашмалар институтында хәрби кафедра оештырып, шуны җитәкләде. Алар танк йөртүчеләр әзерләде. Инженер-төзүчеләр институтында математикадан укытты. Ике оныгы туганын күрергә өлгерде. Ул вафат булганда, мин әле кечкенә идем, шулай да хәтеремә йомшак күңелле, кайгыртучан бабай булып кереп калды. Без Аркадий Гайдарның «Чук һәм Гек» әсәре буенча уйный, шуны сәхнәләштерә идек. Бабай – Чук, ә мин Гек идем. Аның протез киюен беләм. Эшкә, очрашуларга барганда, ул агачтан ясалган, кара күн тарттырылган, очына кара перчатка кидерелгән ясалма «кул»ын кия иде. Аның хәрби киемен, коралларын кызыксынып тотып каравымны хәтерлим.

Чаллыга кайту хыялы
Чаллыны бик сагынса да, Николай Михайлович, кызганычка каршы, туган якларына кайтып китә алмый. Ул күп шәһәрдәшләребез, аеруча пионерлар белән хат языша.
– Миндә аның Олег Кошевой исемендәге отряд балаларына яза башлаган хаты саклана. Ул анда: «Кадерле яшь дусларым, минем Чаллыга кайту хыялым бар. Мин барысын да сезгә үзем сөйләр идем», – дигән. Аңа, мөгаен, сорауларны күп язганнардыр. Хатында сугышның беренче көне, танкының шартлавы, уттан бөтен чәчләре, кашлары януы, экипажның нибары ике кешесе генә исән калуы турында язган.
Белүемчә, Чаллыда бабамның күп туганнары яшәгән, тик алар тора-бара илнең төрле почмакларына күченеп киткән, хәзерге вакытта алар белән элемтәләр дә юк. Алар табылса, мин бик шат булыр идем, – ди Анна Горностаева.

«Чаллыдагы бюст бабама охшамаган»
Узган елны Анна ханым Чаллыдагы Кошаев исемен йөрткән урамга бара.
– Гаҗәпләнүемә, урам шәһәр читендә урнашкан, бик кечкенә, анда нибары алты йорт иде. Анда бабамның кемлеге, аның каһарманлыгы турында мәгълүмат язылган берәр такта булса да күрермен дип өметләнгән идем, тик ул юк. Кешеләрдән сорашып карадым – беркем дә Николай Кошаевның кем икәнлеген белми. Советлар Союзы Героена карата мондый мөнәсәбәтне күрү моңсу, әлбәттә. Аның исемен башка урамга бирү мөмкинме икән? Җиңү паркындагы бюстка килгәндә, анда да күңелем төште, чөнки геройлар барысы да бер-берсенең копиясе кебек. Һәйкәл бабама бер дә охшамаган. Мин музейга аның фотосын да бүләк иткән идем, югыйсә. Яшь буынның геройларның йөз чалымнарын күреп үсүе, минемчә, дөресрәк булыр иде, – дип фикерен җиткерде шәһәребез кунагы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев