Татарстанда декрет ялына чыгучы әтиләр саны 12,5% арткан
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда декрет ялына чыгучы әтиләр саны 12,5% арткан

Декрет ялына чыгу өчен әти кеше нәрсә эшләргә тиеш?

 Бала карау буенча ялны әни генә түгел, әти кешегә дә рәсмиләштерергә мөмкин.  Моның өчен эштә җитәкчегә отпуск турында һәм түләүне билгеләү турында гариза бирү дә җитә. 

         Җитәкче өч эш көне эчендә белешмәләрне социаль фондка тапшыра, шуннан соң пособие 10 эш көне дәвамында билгеләнә һәм балага яшь ярым тулганчы түләнә. 2026 елда минималь сумма аена 10 837 сум тәшкил итә, максималь сумма - 83 021 сум. 

         2024 елдан әти кеше декрет ялыннан чыгып тулы көн эшләсә дә, айлык пособиегә хокукы саклана. Ә 2026 елның 1 гыйнварыннан һәр баланы яшь ярымга кадәр карау чоры әни яки әтинең иминият стажына исәпләнә

         Ялны әни яки әти генә түгел, әби, бабай, баланың башка туганнары яки опекуны да рәсмиләштерә ала. Әгәр гаиләдә ике яки өч игезәк туса, ялга ике ата-ана да китәргә мөмкин. 

             Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен 8 800 100 0001 номеры буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итәргә мөмкин  (төбәк линиясе тәүлек буе эшли - 24/7, шалтырату бушлай).

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев