Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Спорт-туристлык маршрутында 20нче мәктәпкә тиңнәр булмады - ФОТОЛАР

Комсомол районы укучылары өчен спорт-туристлык маршруты оештырылды.

ГЭС поселогының Мәдәният һәм ял паркында Комсомол районы гомуми белем бирү оешмаларының «риск төркеме» укучылары арасында спорт-туристлык маршрутын узу буенча ярышлар узды. Ел саен әлеге ярышлар укучыларны даими рәвештә спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү һәм «авыр» яшүсмерләрнең актив ялын оештыру максатыннан үткәрелә.

Команда составы 10 кешедән торды. Һәр командага 10 этапта сынаулар узарга туры килде. Быел ярышларда Комсомол районы территориясендә урнашкан гомуми белем бирү уку йортларыннан 13 команда катнашты.

Ярыш нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә билгеләнде:

I урын – 20 нче мәктәп;

II урын – 1 нче мәктәп;

III урын – 10 нчы мәктәп.

Җиңүчеләр дипломнар һәм татлы призлар белән бүләкләнде.

Ярышлар Комсомол районы хакимияте тарафыннан 8 нче «Дельфин» балалар физкультура-сәламәтләндерү үзәгенең туризм бүлеге белән берлектә оештырылды һәм үткәрелде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев