Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Спортчыга финишка юлның барлык этапларында да волонтерлар ярдәм итәчәк

Быелгы Казан марафонына волонтерлар җыю башланды

Май аенда Казан марафонында катнашучылар шәһәрнең башкаланың төп урамнары буйлап йөгереп узачак, яшь катнашучылар үз көчләрен #timerkids һәм #timerbaby йөгерешләрендә сынап караячаклар. Хәзер волонтерлар җыю башланды.

Татарстан Спорт министрлыгы хәбәр иткәнчә, Timer Helpers командасы спортчыга финишка юлның барлык этапларында да ярдәм итә. Алар урнашу урынын күрсәтәчәк, старт пакетын бирәчәк, туклану ноктасында ярдәм итәчәк һәм финишта очрашачак.

Марафон волонтерлары 18 яшьтән өлкәнрәк булырга тиеш. Тим-лидерлар өчен Казанда яшәү мәҗбүри шарт булып тора. Бу этаплар Казанда уза.

Гаризаны 29 мартка кадәр @timer_helpers аккаунтында бирергә мөмкин.

«Объект: Үзәк стадионның футбол-җиңел атлетика манежы (Ташаяк ур., 2А, Казан шәһәре). Вакыты: 30 апрель һәм 1 Май — ике смена, 2 май — бер смена», диелә бу хәбәрдә. 

Чыганк:Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев