«Спортны да, сәнгатьне дә яраталар»
«Алма агачыннан ерак төшми» рубрикасының бүгенге геройлары — Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор Илгиз Закировның оныклары.
Илгиз Закиров хәләл җефете Сания (2нче гимназия укытучысы) белән бер кыз, бер ул тәрбияләп үстерделәр. Кызлары Гөлназ әтисе юлыннан китте. Ул — профессионал композитор, «Болгар» бию театры солисты.
Уллары Илнар исә җитди һөнәр сайлады. Ул икътисад өлкәсендә эшли. Закировларның оныклары да иҗатка гашыйклар. Зурракларының барысы да яхшы укыйлар, мәгариф учреждениесенең җәмәгать тормышында актив катнашалар. Республика конкурсларында катнашып, призлы урыннар яулыйлар.
Гөлназның улы Илдар матур итеп шигырьләр сөйли, биология фәннәре белән шөгыльләнә, тхэквондога йөри. Айдар музыка мәктәбендә укый, баянда уйный, регби белән шөгыльләнә. Бәләкәйләре Ләйлә белән Мәрьям биергә, җырларга яраталар.

Илгиз абый белән Сания апаның өченче оныгы — Зәринә. Ул Казанда узган «Татар кызы-2026» бәйгесенең Гран-при бүләгенә ия булды.
«Бу — Зәринәбезнең беренче зур уңышы. Талантлы кызларына даими ярдәм иткән өчен әти-әниләренә рәхмәт. Зәринәбез «Апуш» балалар театрына йөри. Бик тырыш. Балаларыбыз тыныч илдә, бәхетле яшәсеннәр иде», — ди Гөлназ Закирова.
Татарстанда «Яшьләр һәм балалар илкүләм» проекты тормышка ашырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев