Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Срочниклар хәрби операциягә җибәреләме?

Путин мобилизациягә кагылышлы сорауларга җавап бирде.

РФ Президенты Владимир Путин хәрби корреспондентлар һәм блогерлар белән очрашуда бу сорауга җавап бирде.

Ил башлыгы  шулай ук өлешчә мобилизациянең икенче дулкыны турында имеш-мимешләргә комментарий бирде, хәзер мондый планнарның булмавын әйтте.
– Хәзер «срочниклар»ны  махсус хәрби операция уздыру зонасына, ә ул Новороссия һәм Донбасста бара, анда җибәрергә җыенмыйбыз, – диде Путин.

Путин әйтүенчә, «кайбер җәмәгать эшлеклеләре» тагын миллионга якын хәрби җыярга чакыра. «Ләкин бу безнең нәрсә теләвебездән тора», – дип өстәде Президент.
Путин хәбәр итүенчә, бүгенге көнгә 150 мең контрактчы, хәрби хезмәткә үз теләге белән алынучылар белән бергә 156 мең кеше җыелган. Соңгы атнада, аның сүзләренчә, контракт белән 9,5 мең кеше хезмәт итәргә киткән.

«Бу шартларда Саклану министрлыгы, әлбәттә, мобилизациягә бернинди ихтыяҗ булмавы турында доклад бирде», – диде Путин.
Президент шулай ук Россиядә хәрби хәл кертү кирәклеге булмавын, әмма, Украина ягыннан чик буе төбәкләренә һөҗүмнәр фонында, «кайбер мәсьәләләр буенча җентекләбрәк эшләргә кирәк» икәнен белдерде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлешчә мобилизация махсус хәрби операцмя икенче дулкын срочниклар