Студентларга эшкә урнашкан очракта да пенсия түләнәчәк
Социаль фонд аңлатма бирде
Социаль фондның ТР бүлеге хәбәр итүенчә, туендыручысын югалту сәбәпле пенсия алучыларга 18 яшь тулгач, пенсия түләү автомат рәвештә 31 августка кадәр озайтыла. Югары уку йортына яки көллияткә көндезге уку бүлегенә укырга кергән очракта, түләүләрне озайту өчен, аларга уку учреждениесеннән тиешле документларны клиент хезмәтенә тапшырырга кирәк булачак.
Пенсиягә федераль социаль өстәмә түләү (ФСД) алучы студентларга эшкә урнашу чорында өстәмә түләү түләнмәячәк. Шул ук вакытта законнарда искәрмәләр дә каралган: көндезге бүлектә белем алучы инвалид балаларга, балачактан инвалидларга, укулары тәмамланганчы, 23 яшькә җиткәнгә кадәр пенсиягә федераль өстәмә түләү туктатылмый.
Вакытлыча эшкә мәшгульлек хезмәте юлламасы буенча урнаштыру чорларында, җәмәгать эшләрендә катнашу чорларында һәм каникул вакытында студентлар отрядларында гамәлгә ашырыла торган эшчәнлек өчен түләүләр алу чорында иминият яки социаль пенсия алучыларга өстәмә түләү дәвам итә.
Көндезге уку бүлегендә укучылар эшкә урнашкан очракта, аларга Татарстан Социаль фонды бүлегенең клиент хезмәтенә белешмә илтергә кирәк. Белем бирүнең читтән торып уку формасына күчкән яки укуны туктаткан очракта да мәгълүматларның үзгәрүе турында хәбәр итү зарур.
Сораулар булган очракта 8-800-100-00-01 телефоны буенча шалтыратып белешергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев