Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Суар посёлогына пычрак сулар ага

«Нәҗес сулары куркыныч чирләр китереп чыгарырга мөмкин», - дип борчыла ТОС рәисе Әнвәр Таһиров.

Көчле яңгырлар яуган саен Суар посёлогында яшәүчеләр зыян күрә. БСИдагы канализация торбаларыннан Ольховая урамын юынтык суларчыга.  

"Канализация сулары юллар буйлап ага, балалар мәйданчыгы тула. Күпме шәхси хуҗалык зыян күрә! Әллә нинди куркыныч чирләр китереп чыгарырга мөмкин бит бу", - дип борчыла Суар поселогының ТОС рәисе Әнвәр Таһиров.

Бу проблема беренче ел гына түгел икән. 2023 елда посёлокта юллар салганда ТОС рәисе проблеманы шәһәр күләмендә күтәреп чыккан. Урынга башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Сәлахов та килгән булган.

"Ул вакытта су чыкмасын өчен ике торба куегыз дип сорадым. Алар берне генә суздылар. Ул суны агызырга җитешми – агым көчле. БСИдагы канализация челтәрләре тиешенчә эшләми.  Элек нинди генә көчле яңгырлар яумады! Мондый хәл булмый иде", - ди Әнвәр Таһиров.

Проблемадан Комсомол районы башлыгы Ленар Әхмәтҗанов та хәбәрдар. Ул комиссия җыярга вәгъдә иткән.

"Проблеманың сәбәбен тизрәк ачыкласыннар иде. Бүтән түзәр хәл калмады. Канализация суы нормаль схема буенча агарга тиеш, ә посёлокка түгел", - ди ТОС рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев