Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Суар посёлогыннан тубдиспансерга кадәр юлны кайчан салып бетерәләр?

Ремонт барышында проблемалар барлыкка килгән.

Суар посёлогыннан туберкулёз диспансерына кадәр юл салалар. Ул ике полосалы була. Җәяүлеләр юлы да каралган. Яктырткычлар урнаштырачаклар. Исегезгә төшерәбез, эшкә узган елның көзендә керешкәннәр иде. Әмма җир астында канализация торбалары үтә икән. Аларны башта күчерергә туры килгән. 

«Ремонтны июньдә тәмамларларга уйлыйлар. Тубдиспансер каршында иркен машина кую урыны ясалачак. Мәктәпкә керү юллары, җәяүле юллары – барысы да булачак. Куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен видеокамералар да урнаштырсалар яхшы булыр иде», – ди ТОС рәисе Әнвәр Таһиров. 

Тубдиспансерга каршы 9нчы мәктәп бар. Посёлокта яшәүче балаларның күбесе шунда килеп укый. Әлеге юл күбрәк алар өчен дип төзелә, ди ТОС рәисе. 

«Элек Суар посёлогыннан балалар мәктәпкә көч-хәл белән барып җитәләр иде. Бөтен җирдә саз иде. Посёлокта физик мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләргә участоклар бирделәр. Шунда ике инвалид бала тәрбияләүче Екатерина Тихонова яши. Балалары шул юлларда инвалид коляскадан егылып күпме имгәнделәр?! Екатерина төрле инстанцияләргә хат юллады. ТР Тикшерү комитетына да язды. Шуннан соң боз урыныннан куггалды. Хәзер Суар посёлогындагы проблемалардан мэр Наил Мәһдиев та хәбәрдар», – ди Әнвәр Таһиров. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев