Суд ир-атның машинасын алды
Яңалыклар тасмасы

Суд ир-атның машинасын алды

Ул исерек килеш руль артына утырган.

Чаллы шәһәр судында  исерек хәлдә рульгә утырган машина йөртүченең эше каралды. 
2020 елның декабрендә ир-атны исерек хәлдә машина белән идарә итүдә гаепле дип тапканнар һәм суд аны 4 айга колониягә хөкем итте.
2024 елның июнендә бу ир-ат  шундый ук гаебе өчен 8 айга ирегеннән мәхрүм ителә. Әмма ул тиешле нәтиҗә ясамый. 2026 елның 7 январында кабат исерек килеш рульгә утырган.
Суд ир-атны 10 айга гомуми режимлы колониягә җибәрү турында карар кабул итте. Моның өстенә аның «ВАЗ- 211440» автомобилен дәүләт файдасына конфискацияләнде.
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


суд хөкем исерек килеш руль артына утырган

Нет комментариев