Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Суга баткан малайны коткарган 12 яшьлек кызның әнисе: «Аня моны гадәти хәл кебек кабул итте»

Чаллы кызы Анна Соловьева 9 яшьлек малайны су төбеннән тартып чыгарган. Әлеге гамәле өчен шәһәр мэры Наил Мәһдиев аңа рәхмәт хаты тапшырды. Бу – Аняның беренче батырлыгы.

Кызның әнисе Оксана әйтүенчә, бу хәл сентябрь аенда ук булган. Аня белән Анастасия – игезәкләр. Алар икесе дә кечкенәдән йөзү белән мавыга. Күнегүләр вакытында Аня суга баткан малайны күреп ала. Тиз арада аны су төбенннән тартып чыгара.

– Кызыбызның кеше гомерен коткарып калуы – безнең өчен зур горурлык. Бу хәбәрне ишеткәч, бик сөендек. Ләкин Аня моны гадәти хәл кебек кабул итте. Бик нечкә күңелле ул. Берәүне дә авыр вакытта ташлап калдырмаячак. Йөзү буенча тренер булырга хыяллана, – ди Оксана.

Аня Чаллының 48 нче мәктәбендә укый. Сыйныф җитәкчесе Зилә Валькаева да укучысын бары уңай яктан бәяләде.
– Бик тәрбияле, тыйнак кыз. Авыр чакта һәрвакыт ярдәм итәргә әзер. Яхшы билгеләргә укый. Аның бу гамәленә сыйныфыбыз белән сөендек, – ди укытучысы.

 

 

Сәрия Мифтахова 

Ватаным Татарстан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X