Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Сукбай этләргә каршы көрәшне көчәйтергә

Шәһәрнең баш санитар табибы Илгизәр Бариев сукбай этләрне аулау буенча эшне активлаштырырга чакырды.

БСИ предприятиеләреннән, Стройбазадан, Тукай районындагы бакчачылык ширкәтләреннән сукбай этләрнең кешеләргә ташлануы турында хәбәрләр алганнар. «Хайваннар өчен специфик чор башлану сәбәпле, тиешле хезмәтләр сукбай этләрне аулау һәм йорт хайваннарын урамда йөртү кагыйдәләрен үтәүне контрольдә тотсыннар иде», – диде ул.  

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев район башлыкларына «дүртаяклы дуслар» тормышын контрольдә тотарга кушты. Сукбай хайваннар белән  «Шәһәр хуҗалыгы дирекциясе» шөгыльләнә. Гыйнвар аенда 100гә якын хайван тотылган инде. 

«Дүрт аяклы дусларыбыз шәһәр халкына комачауламасын. Чаллыда да этләргә бәйле хәлләр булып тора. Тимер юл вокзалы территориясендә бер эт баланы куркыткан. Әле ярый бәхетсезлек очрагы булмаган. Эт көтүләрен контрольдә тотыгыз, канун нигезендә чаралар күрегез. Аннары кайгылы кыяфәт чыгарып, аңлатмалар бирергә туры килмәсен», – диде ул район башлыкларына. 

Мэр шәһәрдә сукбай хайваннар өчен яңа приют төзелеше буенча эшләр дәвам итүен әйтте. Бүгенге көндә проект эшләре бара, финанслар бүлеп бирелә. 

Урамда сукбай этләр күрсәгез, 30-55-57 телефоны буенча шәһәр хакимиятенә шалтыратыгыз. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сукбай этләр