Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Супер әби» һәм «Супер бабай» сайлыйлар

Өлкәннәр көне уңаеннан Тукай районында күп кенә мәдәни чаралар үткәрергә планлаштырыла. Шуның үтә дә кызыклысы - район мәдәният бүлеге оештырган «Супер әби» белән «Супер бабай» бәйгеләре. Әлеге кызыклы бәйгеләрнең финал өлеше 8 октябрь көнне Круглое Поле бистәсенең «Дуслык» мәдәният йортында узачак, диелә районның "Якты юл" газетасында.

Аерым алганда, бәйгеләрдә 5 әби һәм 5 бабай катнашырга теләк белдергән. Аларның һәрберсе үз авыл җирлеген тәкъдим итәчәк. Бүгенге көндә катнашучылар үзләре турында презентация әзерләү белән мәшгуль. Финалда исә алар үзләре үстергән яшелчә, җиләк-җимешләр, пешереп алып килгән камыр ризыклары, кул эшләнмәләре күргәзмәсендә дә бәяләнәчәк.

«Якты юл» («Светлый путь») газетасының рәсми сайтында (http://www.tukai-rt.ru/) бәйгеләрдә катнашучы әби-бабайлар өчен 7 октябрьгә кадәр тавыш бирергә була. Интернет тавыш бирү юлы белән иң популяр әби белән бабайны билгеләп, финалда аларга махсус бүләк тапшырылачак. «Супер әби» һәм «Супер бабай» бәйгеләрендә җиңүгә дәгъва кылучы өлкәннәребез: Сәлимә Салихова (Таулы Дөреш), Валентина Сәгыйдуллина (Кнәз), Кәүсәрия Хафизова (Күзкәй), Ләйсирә Закирова (Иштирәк), Нәҗибә Сәхипгәрәева (Калмия), Николай Конкин (Кнәз), Роберт Исламов (Сәмәкәй), Рафаэль Тимергалин (Иске Дөреш), Наил Зәһретдинов (Новотроицкое) һәм Мөнәвир Мусабиров (Калмаш).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев