«Шурик» аккумуляторы белән электрогармун
Оста куллы Раил Гыйздәтуллин гармуннан музыкаль аппаратура ясаган
Актаныш районы Иске Әгъбәз авылында яшәүче оста куллы Раил Гыйздәтуллин гармуннан музыкаль аппаратура ясаган. Гармунның бер ягы шул килеш калган булса, икенче ягына ул музыкаль җайланма, аккумулятор, колонка урнаштырган.
– «Шурик» (шуруповерт, шөреп боргыч) аккумуляторы куйдым, шуның белән эшли. Кнопкаларга басып кирәкле җыр сайлана, ул колонкадан яңгырый. Флешка, aux (кәрәзле телефонны тоташтыра торган җайланма) куярга була. Минусовка уйнатып, икенче яктан гадәти гармуннан уйнаган кебек кушылырга да була. Аның эченә микрофон урнаштырдым. Гармун тавышы шулай ук колонкаларга тоташкан, музыка белән берьюлы ишетелеп тора. Радиосы да бар, хәтта, – дип сөйләде үзешчән инженер-конструктор Раил Гыйздәтуллин.
Чудо-гармунында уйнап та күрсәтте. Әйтүенчә, аны ул 3 «эштән чыккан» гармуннардан җыйган. Әлбәттә, бу беренче генә иҗаты түгел. Раил ватык хәлдә нәрсә бар, барысына да яңа сулыш, кайберәүләр әйтмешли, хәтта җан кертә. Аның мастерской-гаражыннан «металлоломга гына тапшырырлык» дигән шактый трактор, машина да өр-яңарып чыккан.
Үзе турында Раил күп сөйләргә яратмый. Ә менә авылдашлары аның осталыгына шакката. «Әле гаражында тагын бер кызыклы экземпляр бар, Урал матаеннан әнә нинди «монстр» җыйган, дип фото җибәрделәр. Раилнең шигырьләр язганы да аларга сер түгел. Үзе технарь, үзе иҗади кеше!
Гаиләдә алар дүрт малай үскән. Олы абыйлары Чаллыда, кечкенәләре Казанда укый. Техниканы ул авылда калган бертуганы белән сүтеп җыя.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев