Суррогат әни бала өчен бирелгән акчага нәрсә сатып алган?
Розалия Мәмәтова планнары белән уртаклашты.
Исегезгә төшерәбез, үзенең 2 баласы булган Розалия Мәмәтова ноябрь аенда чит булган гаиләгә кыз бала табып бирде. Бу инде аның икенче тапкыр суррогат әни булуы. Беренче тапкыр ул 2 бүлмәле фатир алган иде. Бу юлы тәҗрибәле анага гонорарны күбрәк түләделәр. Төгәл суммасын әйтми. Ул инде акчаның бер өлешенә "Гранта" машинасы алган, калганын фатирларын яңартуга тотачагын әйтте. Бу юлы 3 бүлмәлене карый.
- Мин күптәннән машина турында хыялланам. 2 балалы әнигә хәзер автомобильсез кыен. Балаларны яхшы фатирда үстерәсем килә. Әтиләренә бөтенләй өмет юк бит, - дип уртаклашты ул.
Беренче тапкыр суррогат әни булырга Розалия ире белән аерылышкач, алга таба ничек яшәргә дигән чакта тәвәккәллек кыла.
.jpg)
.jpeg)
Фотолар Розалия Мәмәтованың шәхси архивыннан
Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев