Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

СВОда яраланучыларның якыннарына - өстәмә отпуск

Ничә көн бирәләр?

Дәүләт Думасы депутатлары икенче һәм өченче укылышта закон кабул итте, аның нигезендә, СВО зонасында яраланучыларның ата-аналары, хатыннары һәм балалары (шул исәптән балигъ булганнары) түләнми торган 35 көнгә кадәр ял итү хокукы алачак.

СВО катнашучысы һәлак булган очракта ата-аналар, тол хатыннар һәм балалар хезмәт хакы сакланмау шарты белән, 14 көнгә кадәр өстәмә отпуск рәсмиләштерә алачак.

Хәзерге вакытта күрсәтелгән чаралар өлешчә эшли, әмма барлык СВО катнашучыларга да кагылмый. Закон фронтовикларны һәм аларның гаилә әгъзаларын социаль яклауны көчәйтәчәк, отпуск гарантияләрен арттырачак.

Закон рәсми басылып чыккан көненнән үз көченә керә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев