СВО ветераннарын эшмәкәрлеккә өйрәтәләр
Яңалыклар тасмасы

СВО ветераннарын эшмәкәрлеккә өйрәтәләр

Укулар Казанда була

Укыту программасы 6 нчы сентябрьдә башлана. Биредә 6 тема каралачак, ветераннарны бизнес-идея сайларга, финанс ягын кайгыртырга, клиентлар белән эшләргә, персонал табарга өйрәтәчәкләр. Укытучылар – үзләре дә бизнес алып баручылар.

СВОдә катнашучыларга, аларның гаиләсенә ярдәм итү Татарстанда приоритет юнәлеш булып тора.

Укырга керергә теләүчеләр икътисад министрлыгы сайтында гариза яза ала.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев