Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

СВОда яраланган хәрбиләргә култык таяклары җыялар

«Әлеге җайланмаларга кытлык. Егетләр чират тора», - ди волонтёр Анна Артемьева.

Чаллыда СВОда яраланган хәрбиләргә култык таяклары, инвалид коляскалары җыялар. Алар республика госпитальләренең берсенә җибәреләчәк. 

«Госпитальдә дәваланучы ир-егетләр өйләренә кайтырга вакыт җиткәч, тиз генә аякларына баса алмый. Мондый вакытта култык таяклары, коляскалар кирәк. Хәзер әлеге җайланмаларга кытлык. Егетләр чират тора. 30 кешегә нибары 5 коляска. Шуңа күрә безгә госпиталь җитәкчелеге чыкты. Егетләрне өйләренә шул култык таякларын белән кайтарып җибәрү максаты тора», – ди «Своих не бросаем 16» гуманитар ярдәм җыю төркеме активисты Анна Артемьева. 

Чаллыда ярдәм итәргә теләүчеләр күп, ди волонтёр. 2 сәгать эчендә берничә култык таягы, коляскалар кабул иткәннәр. Шәһәрдәшләрнең берсе хәтта үз мотоциклын бүләк иткән. Анысы инде махсус хәрби операция зонасына җибәреләчәк. 

«Андый техника СВОда бик кирәк. Бер хәрбиебез шундый мотоцикл ярдәмендә 100ләп яраланган солдатны коткарды. Хәзер аның дуслары гел техника җибәреп тора. Бу юлы бергә армиядә хезмәт иткән дусты үзенең мотоциклын алып килеп бирде», – ди Анна Артемьева. 

«Своих не бросаем 16» төркеме 10 көн саен махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм җыеп озата. Аның активистлары Анна Артемьева, Гүзәл Гафиятуллина һәм Екатерина Шульга хәтта 3 айга берСВО зонасына барып кайта. 

Исегезгә төшерәбез, кызлар быел РФ Оборона Министрылыгыннан «СВОда катнашучы» медальләре белән бүләкләнде. Моннан укы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев