СВО ветеранын туганнары бушлай озатып йөри ала
Яңалык 2026 елда гамәлгә керә.
2026 елның 1 январыннан махсус хәрби операциядә катнашучыларны тернәкләндерү һәм санатор-куроротта дәвалану узу өчен туганнары бушлай озатып йөри алачак.
Беренче төркем махсус хәрби операция ветеранын озатып йөрүчегә яшәү, ашау һәм юл бәясе түләнә. Бу Социаль фонд карамагындагы тернәкләндерү үзәкләренә баручылар өчен.
РФ Хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков әйтүенчә, чыгымнар социаль фондның 2026 ел бюджетына салынган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев