СВОда улын югалткан ананың акчасын урлаганнар
Югалткан акча күләме - 3,7 млн сум.
СВО зонасында һәлак булган Чаллы хәрбиенең әнисе аферистларга 3,7 миллион сум «бүләк иткән». Мошенниклар аны бер атна «эшкәрткән».
70 яшьлек пенсионерга таныш булмаган кешеләр шалтыратып, үзләрен дәүләт органы хезмәткәрләре дип таныштырганнар. Улы үлгәннән соң компенсация каралганын белдергәннәр. Шәһәрдәш ышанып, шәхси мәгълүматларын әйткән. Бераздан тагын звонок. Бу юлы мошенниклар үзләрен хокук сакчылары булып таныштырганнар. Аның исеменә аферистлар кредит алырга теләүләре белән куркытканнар һәм акчаларын саклап калу юлын тәкъдим иткәннәр. Мошенниклар әйткәнне тыңлап, пенсионер барлык акчасын пакетка төреп, скотч белән урап, килешенгән урында көтеп торган ят кешегә биреп җибәргән.
Өенә кайткач, хатын-кыз миллионнарны кире кайтару өчен тагын шалтырату көткән. Әмма аферстлар бүтән элемтәгә чыкмаган.
Чаллы полиция хезмәткәрләре җинаять эше кузгатты. Мошенникларның Иркутск өлкәсендә һәм Татарстанда теркәлгән номерлардан шалтыратканлыгы билгеле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев