Бу хәл Башкортостанның Гафури районының Толпар авылында булган.
Авыл фермеры сыерның ашказанында акча тулы янчык тапкан. Фермер әйтүенчә, ул сыерны начар гадәте аркасында суярга мәҗбүр булган. Чөнки мал чүплектән ашарга гадәтләнгән...
Суйганнан соң, аның ашказаныннан 30 килограммга якын чүп-чар чыгарганнар. Анда акча тулы янчык та булган.
Янчыктан Дорофеев исеменә документлар да чыккан.
Ир-ат аларны да, акчаны да законлы хуҗасына бирергә әзер.
Нет комментариев