Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Сынатмадык

Шәһәрдәшләребез өчен спорт соңгы елларда яшәү рәвешенә әйләнде дисәк, һич ялгыш булмас. "Татарстан кроссы" нда да зур активлык күрсәтте чаллылылар. Анда быел 43818 кеше катнашты. Көн салкынча булуга карамастан, узган шимбәдә олысы-кечесе Яңа шәһәрдә "Яр буе" паркы мәйданына, ГЭС бистәсендә "Ял паркы"на җыелды. Ярышлар башланганчы, күпләр күңелле шаулашып, старт урынына...

Шәһәрдәшләребез өчен спорт соңгы елларда яшәү рәвешенә әйләнде дисәк, һич ялгыш булмас.

"Татарстан кроссы" нда да зур активлык күрсәтте чаллылылар. Анда быел 43818 кеше катнашты. Көн салкынча булуга карамастан, узган шимбәдә олысы-кечесе Яңа шәһәрдә "Яр буе" паркы мәйданына, ГЭС бистәсендә "Ял паркы"на җыелды. Ярышлар башланганчы, күпләр күңелле шаулашып, старт урынына юнәлде һәм музыка астында төрле күнегүләр ясарга кереште. Кул-аяк мускулларын шулай "җылытып", спорт сөюче шәһәрдәшләребез массакүләм йөгерешләргә әзерләнде. Беренчеләрдән булып, стартка Чаллы данын төрле илкүләм ярышларда яклаган спорт мастерлары басты. Аннан соң дистанциягә спорт мәктәпләрендә шөгыльләнүче яшүсмерләр чыкты. Массакүләм йөгерештә исә шәһәребезнең барлык мәктәпләреннән дә укучылар һәм укытучылар катнашты. Күпләр кросста чын спортчыларга хас дәрт һәм үҗәтлек белән йөгерде һәм матур гына күрсәткечләргә дә иреште. Иң соңыннан шәһәр хакимиятендә эшләүчеләр һәм предприятиеләр җитәкчеләре йөгерде.

"Татарстан кроссы" нда чаллылылар быел да сынатмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X