Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Сыра җитештерүче заводларны ныклап тикшерә башлаячаклар?!

Депутатлар төрле дәүләт органнарына хатлар юллады.

Җәмәгать куллану инициативасы һәм Дәүләт Думасы депутатлары хөкүмәткә, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына, Генераль прокуратурага хат юллады. Алар сидр, сыра һәм башка исерткеч эчемлекләр җитештерү компанияләрне планнан тыш тикшерүләрне яңартуны сорый. 

Сәбәбе россиялеләрнең "Мистер Сидр" продукциясе белән күпләп агулануы белән бәйле. Исегезгә төшерәбез, исерткеч эчемлек кулланып 29 кеше гомере өзелде. Зыян күрүчеләр дә шактый. 90 кеше хастаханәдә. Кайберләре авыр хәлдә. Табиблар гомерләрен саклап калу өчен көрәшә. 

"Мистер Сидр" эчемлеге Самарада "Анди" компаниясе белән җитештерлгән була. Аның хуҗасы Анар Хөсәенов ике айга сак астына алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: исерткеч эчемлекләр