Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Табиб Гөлсәрия Абдуллина: "Мөмкинлегеңнән чыгып яшәргә тырышырга кирәк"

Бүгенге кризис чорын ничек үтәсез? Ситуациядән ничек чыгасыз? Газета укучыларыбызга без шундый сораулар бирдек.

– Илдәге социаль-икътисадый тотрыксызлыклар халыкны ныгыта. Булган акчаны, әйберләрне саклап тотарга, исраф итмәскә өйрәтә. Аллаһ боерса, бу кризисны да җиңәрбез. Эшебез бар, өлкәннәргә ай саен пенсия килеп тора. 

Хәзер бакча чоры башланды. Безнең халыкта «Язның бер көне ел туйдыра» дигән бик матур әйтем бар. Яз, җәй көннәрен файдалы итеп бакчаларыбызда  эшләп үткәрсәк, көзен мул уңыш алырбыз. Аннан кыш буена җитәрлек ризык – кайнатмалар, төрле салатлар әзерләргә була. Яшелчәләрне, җиләкләрне туңдырып кую да бик кирәкле эш.

Бәяләр арта, хезмәт хакы, пенсия аз дип зарланып утырсаң, беркем дә сиңа ярдәм итмәс. Шуңа күрә бу шартларда Аллаһның биргәненә шөкер итеп, мөмкинлегеңнән чыгып яшәргә тырышырга кирәк, - ди табиб. 

Фото: https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев