Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Табиблар өчен муниципаль торак

«Гомуми практика табиблары, тар белгечләр вакытлыча биредәге фатирларда яши алачаклар», – диде мэр.

Бүген шәһәр мэры Наил Мәһдиев 51/01 йортындагы ике подъездны реконструкцияләү эшләре белән танышты. Биредәге 17 фатирда ремонт тәмамланып килә. Тиешле эшләрнең 80%ы башкарылган. Мэр әйтүенчә, 2004 елда  38-39нчы подъездлар авария хәлендә дип табылды. Андагы фатирларда яшәүчеләрне 58/12 йортына күчерделәр. Хуҗалары киткән фатирларга җылы бирү туктатылды. Нәтиҗәдә күрше подъездларда яшәүчеләр  кыш көне диварлары бозлануга, салкынга зарландылар.

Йортның торышын бәяләгәч, нигезне ныгыту проекты эшләнде.  Бүгенге көндә биредә ремонт эшләре тәмамланып килә. Апрель урталарында ике подъездны файдалануга тапшырырга җыеналар. «17 фатир муниципаль торак фондыныкы. Аларның бер өлешен сәламәтлек саклау учреждениеләрен кадрлар белән тәэмин итү өчен файдаланабыз. Гомуми практика табиблары, тар белгечләр вакытлыча биредәге фатирларда яши алачаклар», – диде мэр.

Подъездлардагы ремонт эшләрен «Твой дом» компаниясе алып бара. Фатирларда тәрәзәләр алмаштырылган, обойлар ябыштырылган, линолеум җәелгән. Кыскасы, вакытлыча яшәү өчен менә дигән фатирлар.

Зөлфия ГАЛИМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: капиталь ремонт торак бина яшь­ләр