Табиблар волейбол уйнады
Яңалыклар тасмасы

Табиблар волейбол уйнады

Сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләүчеләр спартакиадасы кысаларында табиб, шәфкать туташлары шахмат, бадминтон, теннис һәм йөзү буенча ярыштылар.

Шушы көннәрдә ир-егетләр командалары волейбол буенча көч сынаштылар. Финалга ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсе, 2нче һәм 5нче хастаханәләр, «Дентал-Форте» командалары чыкты. Нәтиҗәдә ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсе җиңде. Икече урында – 5нче шәһәр хастаханәсе, өченче урында «Дентал-Форте» командасы. Җиңүчеләргә кубоклар, грамоталар, медальләр тапшырылды. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев