«Табибым: «Балам», – дип кенә торды»
Әни булган көнем.
Ләйсән Таҗиева, эшмәкәр:
- Бик яхшы хәтерлим ул көнне. Өч ел элек мин улым Әскарны таптым. Әле кар ятмаган көзге бер көн иде. 6 ноябрь кичтән тулгакның беренче билгеләрен сизү белән иремә әйттем дә клиникага киттек. Акушер-гинекологны алдан сайлап, килешү төзеп куйган идек инде. Аның белән танышуыбыз очраклы гына килеп чыкты. Хәтерлим, клиникага килгәч, табибны көткәндә коридорда бер ханымны очраттык. Ул ак халаттан, битлек кигән иде. Миңа аның күзләре ошады – карашы нур сирпеп тора, яхшы күңелле, мәрхәмәтле кеше икәнлеге сизелә. Кайткач, иремә әйтәм: «Хәтерлисеңме аны, табиб түгел микән ул?» – дим. Сайттан караган идек, чыннан да әйдәп баручы акушер-гинеколог икән ул – Ильмира Галимова. Аңа язылдык. Искиткеч борчылудан, үземне гаепле санап, Аллаһка ялвардым. Иртән балаларны имезергә керттеләр. Беренче тапкыр кызымны кулыма алу халәтен сүз белән генә әйтеп һәм аңлатып булмый. Баламның 4 саны төгәл, сәламәт икәнлеген күргәч, күземнән яшьләр бәреп чыкты. Тавыш-тынсыз гына елыйм, тыелып булмый. Кулымда бар дөньяның иң зур хәзинәсе – балам, тере төргәк.
Аны ярату хисе берни белән дә чагыштыргысыз хис ул. Бу мизгелләрдә минем өчен башка берни дә мөһим түгел, минем тормышымның мәгънәсе – менә ул, минем кулларымда. Минем өчен галәм үзәге – шушы бала. Аның бәхете өчен мин әллә нинди батырлыкларга әзер. Хәзергә кадәр мөһим тоелган бар мәшәкать, кыенлыклар бу бәхет янында ваклана, эреп юкка чыга. Менә бит ул, минем җанымның бер кисәге: карый, тоя, елмая, елый. Минем кулымда өр-яңа тормыш. Ул бик бәхетле булыр. Киләчәктә ул минем белән горурланыр, бу дөньяга минем аша килгәненә һич үкенмәс. Моның өчен мин барын да эшләрмен, барына да түзәрмен.
Мин чын ышанып шуны әйтә алам: әни кеше өчен, баласы ничә яшьтә булуына карамастан, һәрвакыт аның баласы иң матур, иң сәләтле, иң акыллыдыр, мөгаен. Чөнки тәүге тапкыр балаңны кулга алгандагы чиксез ярату хисе югалмый, балаң белән бергә үзгәрә, арта гына бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев