Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Табигатькә зыян салган өчен – 834 мең сум

Җир кишәрлеге Шукралинка (Челна) елгасының су саклау зонасы һәм яр буе полосасы чикләрендә урнашкан.

Новотроицкта яшәүчегә җир кишәрлегендә җитештерү калдыкларын (бетон вагын) тиешле урынга урнаштырмау аркасында 1 миллион сумга якын штраф түлисе була. 

Эш шунда,  җир кишәрлеге Шукралинка (Челна) елгасының су саклау зонасы һәм яр буе полосасы чикләрендә урнашкан. Хокук бозу нәтиҗәләрен бетерү һәм китерелгән зыянны каплау өчен җавап бирүчегә рекультивация үткәрергә кирәк. Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсенең әйләнә-тирә мохиткә китерелгән зыянны каплау турындагы дәгъваларын суд канәгатьләндерде. Җавап бирүче экология ведомствосы файдасына әйләнә-тирә мохиткә китерелгән зыян өчен 834 761 сум 09 тиен күләмендә компенсация түлиячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Экология табигать чүп урам яшел урман һава пычрак смартфон