Тагын бер Чаллы хәрбиенең баласы туды
Яңалыклар тасмасы

Тагын бер Чаллы хәрбиенең баласы туды

Аны каршы алырга мэр да барды.

Чаллы егете – махсус хәрби операция зонасындагы Фирдус Суфияновның улы туды. Шулай итеп кечкенә Ясминә апа булды.

Кама балалар медицина үзәгендә сабыйны каршы алырга туганнары, Чаллы мэры Наил Мәһдиев килде. 

Мэр гаиләгә изге теләкләрен җиткерде. Яшь әни – Айгөлгә 100 мең сум акча, Ясминәгә бүләк бирде. 

Фотолар Наил Мәһдиевның «Вконтакте» битеннән алынды.  
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


бала ана капиталы МАХСУС хәрби операция Кама балалар медицина үзәге

Нет комментариев