Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тагын бер язучы вафат булды

Нәҗибә ханым каты авыру белән көрәште.

Күренекле шагыйрә,  журналист, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Нәҗибә Сафина вафат.  

Нәҗибә Сафина белән хушлашу, иртәгә, 12 январьда  туган авылы Кисәк-Каенда була. Ул әти-әнисе, энесе янына җирләнә. 

Шагыйрәнең ашказанында яман шеш табылган. Табиблар ачыклаганда яман шеш дүртенче стадиядә булган. 

Нәҗибә Әхмәтнур кызы 1949 елның 2 мартында Яңавыл районы Кисәк-Каен авылында туып үскән, Карман мәктәбен, аннары Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлаган. 

Төрле елларда укытучы, редакция хезмәткәре булып эшли, авыр елларда заводта да тир түгәргә туры килә аңа. 1990 елдан Нәҗибә Сафина Казанда төпләнә, 1997 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Аның  «Таң кошы», «Кан хәтере», «Өтерләр юк йөрәк тибешендә», «Мәсәл вә мәсьәлә», «Каеннар ник кара таплы» китаплары бар. 

Нәҗибә Әхматнур кызының "Кош теле», «Мәче фәлсәфәсе», «Аккош күле», «Камка һәм яфрак капка» исемле китаплары нәниләргә бүләк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

3

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: үлем-китем акча югалту