Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Таһир Сөнгатуллин: «Наил Гамбәрович хезмәт кешесен хөрмәт итә»

Шәһәр Советы депутаты, “РБР-16” ҖЧҖ генераль директоры Наил Мәһдиевны туган көне белән котлады.

- Наил Мәһдиев, чыннан да, яңалык кертүдән, катлаулы эшләргә алынудан курыкмый. Чаллыда Мәскәү проспектын дәвамын төзүгә дә ул алынды. Хәзер киләсе этабы турында сүз бара. Юлларны ЗЯБ бистәсенең Һади Такташ урамына тоташтыру күздә тотыла. Мәләкәс аръягында яшәүчеләр өчен дә уңайлы шартлар тудырылды. Яңа микрорайоннан ГЭСка таба иркен күпер төзелде.  

Без, юл төзүчеләр шуны әйтә алабыз: беренче көннән үк Наил Гамбәр улы ярдәмен сиздек. Шәһәр юлларын ремонтлау, реконструкцияләү һәм төзү өчен акча һәрчак булып торды һәм елдан-ел артып торды. Бүгенге көндә Чаллы урамнарын тәртипкә китерү гадәткә кереп китте дисәң була. Алай гына да түгел, яңа юллар барлыкка килде. Монда шәһәребез җитәкчесе Наил Гамбәр улының өлеше зур. Юллар ул шәһәрнең икътисадый стратегиясен билгели. Хәзер сәнәгать өлкәсендәге партнёрларыбыз “Чаллы белән эшләргә була” диләр. Наил Гамбәровичта сокланырлык сыйфатлар күп. Ул кешеләр белән сөйләшә белә. Хезмәт кешесен хөрмәт итә, аңа карата игътибарлы. Теге яисә бу карарны кабул иткәндә ашыкмыйча, уйлап эш итә. Уз позициясе бар аның. Наил Гамбәр улы хөрмәткә лаек шәхес! Аны чын күңелдән туган көне белән котлыйм!


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев