Таксист 32 яшьлек хатын-кызны яулыгы белән буып үтергән
Башкортостанда 2013 елда булган үтерү очрагы буенча җинаять тикшерүе тәмам.
2013 елның июнендә хокук саклау органнарына Бирский районында яшәүче 32 яшьлек хатын-кызның югалуы турында гариза килә. Тикшерү эшләре һәм оператив-эзләү чаралары үткәрелә. Әмма җинаятьченең эзенә төшә алмыйлар.
2025 елда Оренбург өлкәсендә урнашкан "Кара дельфин" махсус режимлы төзәтү колониясендә гомерлеккә ирегеннән мәхрүм ителүче гаебен таный. Ир-ат хатын-кызның югалуына үзенең катнашы барлыгы турында хәбәр итә. Җинаять эшен тикшерү янәдән торгызыла.
Тикшерүче-криминалистлар Бирск шәһәрендәге Агыйдел елгасы ярында, фигурант күрсәтүе буенча, ботаклар белән капланган скелет фрагментларын таба. Үткәрелгән молекуляр-генетик һәм медицина-криминалистик экспертиза нәтиҗәләре буенча, зыян күрүченең шәхесе һәм үлеменең сәбәбе ачыклана.
Тикшерү ачыклаганча, 2013 елда гаепләнүче таксист булып эшләгән. Бирский районының Емаш авылында аның автомобиленә 32 яшьлек хатын-кыз утырган. Юлда алар сөйләшеп киткән, бергә спиртлы эчемлекләр кулланган. Алар арасында талаш килеп чыккан, ир-ат зыян күрүчене ефәк яулык белән буып үтергән. Ул җинаять эзләрен яшерергә тырышкан. Хатын-кызның гәүдәсен ташу вакытында агым алып китәр дип, елга ярында калдырган.
Ир-ат барлыгы өч кешене үтерүдә гаепләнә. Гомерлеккә ирегеннән мәхрүм ителгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев