Тәлгать хәзрәт Таҗетдин кайгы кичерә
Бу хакта ул үзенең социаль челтәрендә хәбәр итте.
23 декабрьдә, Рәҗәб аеның 3 нче көнендә, илебездә ислам һәм өммәт үсешенә зур өлеш керткән хөрмәтле мөфти, Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин гаиләсенә кайгы килде – аның яраткан хатыны һәм балаларының әнисе Сания абыстай Габдеррәүф кызы вафат булды.
Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм республиканың барлык имамнары исеменнән Тәлгать хәзрәт һәм мәрхүмәнең якыннарының кайгысын уртаклашты.
«Сания абыстайны югалтудан кайгы ачысы кичергән гаиләсенә ныклык һәм сабырлык, ә мәрхүмәнең үзенә Раббыбыздан Рәхмәтләр һәм җәннәтләр сорап дога кылам. Тәлгать хәзрәткә авыр хезмәт юлында гомер буе ышанычлы терәк булганы өчен, Сания абыстай Яралтучыбызның ризалыгына һәм рәхим-шәфкатенә ирешсен, урыныннары оҗмахтан булсын, дип чын күңелдән теләп калам һәм дин кардәшләрне да аның рухына дога кылырга чакырам. Амин», – диелгән кайгынамәдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев