Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Фәнил Салихов: «Тамаша шәп булса, урындыкка карап тормыйсың ул»

Сара Садыйкова исемендәге концерт залында ремонт кайчан була?

Декабрь – узып баручы елга нәтиҗә ясый торган ай. Сара Садыйкова исемендәге концертлар залы директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнил Салихов белән быел башкарылган эшләр турында сөйләшеп алдык.

– Фәнил Сабирович, 2024 ел сез җитәкләгән учреждение өчен нинди булды? Күпме чара үткәрдегез?
– Безнең өчен уңышлы булды. 200гә якын чара уздырдык. Шуның яртысыннан артыгы татар-башкорт эстрадасы йолдызлары концертлары. Быел да  Салават Фәтхетдинов, Илсөя Бәдретдинова, Данир Сабиров, Ришат Төхвәтуллин, Руслан Кираметдинов, Әнвәр Нургалиев, Элвин Грей һәм башкалар тулы залларда чыгыш ясадылар. Шулай ук рус эстрадасы артистлары да бездә чыгыш ясарга ярата. Игорь Николаев, Слава, Иван Абрамов, «Король и шут» төркеме концерты шәһәрдәшләр күңеленә хуш килде.

– Концертлардан тыш тагын нинди чаралар?
–  Татарстан һәм Башкортстан театрлары бездә иң популяр спектакльләрен күрсәттеләр. Сарман һәм Мамадыш районнары якташлык җәмгыятьләре үзләренең очрашуларын зурлап уздыралар. Күптән түгел балет биючесе Әлфия Айдарская татар театрына нигез салучы әтисе Газиз Айдарскийның тууына – 125, әнисе, күренекле композитор Сара Садыйкованың тууына 118 ел тулуга багышланган матур кичә оештырды. Анда танылган җырчылар, музыкантлар катнашты. 99 яшьлек Әлфия ханымның ел саен шундый зур эшләр башкаруына сокландык. Киләсе елга аның үзенә 100 яшь тула. Әнисе – мәшһүр композитор  исемен йөрткән залда юбилеен уздырырга җыенабыз. Без хәйриячелек белән дә актив шөгыльләнәбез. Чараларга физик мөмкинлекләре чикле шәһәрдәшләрне, махсус хәрби операциядә катнашучыларның әниләрен, гаиләләрен, балаларын даими чакырабыз.  

– Фәнил Сабирович, шәһәрдәшләребез концертлар залына кайчан ремонт ясалыр икән, дип кызыксыналар. Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов та быелгы концертында: «Залда 100 еллык урындыклар», – дип төрттерде...
– Салават Фәтхетдинов: «Бу залга тамашачыларның ел саен зал тутырып йөрүен дә яратам», –  диде бит. Сәхнә бизәлеше, бай программа, артистларның матур киемнәре, үзләрен тотышы яхшы булса, тамашачы урындыкның нинди булуына карап тормый ул. Сүз дә юк, залга ремонт кирәк. Чаллы мэры Наил Мәһдиев ремонт ясарга ышандырды. Инде түбә, торбалар, инженерлык коммуникацияләре алыштырылды. Бинаның фасадын эшлисе һәм интерьерны яңартасы бар. Шәһәребезнең хуҗасы ышандырган икән, димәк мәсьәлә хәл ителәчәк. Аерым залга гына ремонт ясап булмый бит, бинаны тулысынча ремонтларга кирәк. Ә моңа күп акча таләп ителә. Шуңа күрә ремонт эшләре әкрен генә, әмма сыйфатлы итеп алып барыла. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

1

0

3

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ремонт Салават Фәтхетдинов Концерт залы