«Тантана» театр премиясе Чаллы театрының яшь артисты Винер Фәйзуллинга тапшырылды
Яңалыклар тасмасы

«Тантана» театр премиясе Чаллы театрының яшь артисты Винер Фәйзуллинга тапшырылды

Чаллы театрының «Шәһәр. Нокта. Брежнев» спектаклендә Артур Вафин ролен башкарган Винер Фәйзуллин «Дебют» номинациясендә «Тантана» премиясен алды.

Яшь актерга премия дипломын өлкән медсестра Эльвира Галимҗанова тапшырды. 

Винер Фәйзуллин Чаллы театрында беренче сезонын эшли. 

Котлыйбыз!

Республика театр премиясенең «Дебют» номинациясенә Чаллы театрыннан Винер Фәйзуллин, Түбән Кама театрыннан Рәдис Гарипов, ТЮЗдан Мария Мухортова, Буа театрыннан Камилә Шәрифҗанова дәгъва иткән иде. 

«Тантана» — театр сәнгатендәге иҗади һәм иҗтимагый казанышлары өчен ел саен бирелә торган профессиональ премия. Ул Камал театры сәхнәсеннән Халыкара театр көнендә тапшырыла.    

Фотода "Шәһәр.Нокта.Брежнев" спектакленнән күренеш
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев