Таныклыгың булмаса – ирегеңнән колак кагарсың...
Машина бүген һәр гаиләнең иң мөһим мөлкәтенә әйләнеп бара дисәм, һич ялгышмам. Йорт яннарын уратып тезелгән, хәтта тротуарларны биләгән автомобильләргә карап, кайчак хәйран каласың! Безнең Чаллыда гына 200 меңнән артык җиңел машина исәпләнә. "Автостат" аналитик агентлыгы мәгълүматларына караганда, 2015 елның 1 июленә Россия автомобильләр паркында 41 миллион җиңел машина теркәлде....
Машина бүген һәр гаиләнең иң мөһим мөлкәтенә әйләнеп бара дисәм, һич ялгышмам. Йорт яннарын уратып тезелгән, хәтта тротуарларны биләгән автомобильләргә карап, кайчак хәйран каласың! Безнең Чаллыда гына 200 меңнән артык җиңел машина исәпләнә. "Автостат" аналитик агентлыгы мәгълүматларына караганда, 2015 елның 1 июленә Россия автомобильләр паркында 41 миллион җиңел машина теркәлде. Иң мөһиме, шуларның 42,1 проценты үзебезнең илдә җитештерелгән. Япониядә җыелганнары 22,3 процент белән - икенче урында. Германия автосәнәгате өлешенә илебездәге җиңел машиналарның 9,5 проценты туры килә.
Ләкин сүзебез бу хакта түгел. Әйтик, Италиянең горурлыгы булган затлы спорт карлары безнең илдә бөтенләй сатылмый диярлек. Шуңа да карамастан, нәкъ менә шушы автомобиль закон чыгаручыларны руль артына таныклыксыз утырган өчен җәзаны катгыйлату зарурлыгына этәрде.
Хәтерегездә булса, Мәскәүдә үзе утырган шәпле Феррарины һәм тагын 3 автомобильне челпәрәмә китергән 18 яшьлек егетнең машина йөртү хокукы да, әлеге хокукны тәэмин итүче таныклыгы да булмаган. Хәер, бу юлы башкалабыз җәмәгатьчелек "кызыл әләм" урынына күтәреп чыкты әлеге проблеманы, "йомып" калырга ирек бирмәде. Мәскәүнең Кырым күперендә булган авария интернетны "шаулатып" кына калмады, юл хәрәкәте иминлеген саклаучыларны да аякка бастырды. Иң гаҗәпләндергәне, Дәүләт Думасы депутатларының җавабы бу юлы бик тиз булды. Россия парламенетының түбәнге палатасы машина йөртү таныклыгы булмаган килеш руль артына утыручыларны җинаять җаваплылыгына тарту таләбен бертавыштан хуплады. Шулай ук Дәүләт Думасы депутаты Вячеслав Лысаков мондый төр хокук бозучыларны законсыз корал йөртүчеләргә тиңләргә һәм 3 елга ирекләреннән мәхрүм итәргә дигән тәкъдим белән чыкты.
- Чыннан да, машина белән идарә итү кагыйдәләрен үтәмәүчеләргә карата закон артык йомшак. Бай әти-әниләре бүләк иткән машиналарда җилдерүче "текә" егетләр өчен 5-10 мең сум күләмендәге штрафлар киртә түгел. Машина йөртүгә җаваплылыкны закон нигезендә бермә-бер арттырмый торып, юлларда тәртип урнаштыру мөмкин түгел, - диде ул парламент утырышында ясаган чыгышында.
Сүз дә юк, кыю тәкъдим һәм, минемчә, бик тә вакытлы. Машина йөртү таныклыгы булмаган килеш руль артына утырган өчен җәза катгый булырга һәм әлеге канун тиз арада гамәлгә керергә тиеш. Шундый "хәсрәт" машина йөртүчеләр аркасында күпме гомерләр вакытсыз өзелә, күпмеләре имгәнеп, гарип кала! Хәер, кайбер таныклыгы булганнарның да юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәүләренә ышаныч юк. Бүген машина йөртү таныклыгы алу проблема түгел. Кесәсе калыннар аны түләп кенә ала. Исерек килеш руль артына утыручыларга карата да җәзаларны бермә-бер катгыйлатасы иде. Гомумән, Россия юлларында юл йөрү кагыйдәләрен томалаучы "түмгәкләр", законны теге яки бу якка бору мөмкинлеген бирүче "ертыклар" әле җитәрлек. Бәлки ел аралаш әле бер, әле икенче пунктны үзгәртеп азапланганчы, ЮХИДИ системасын тамырдан үзгәртергәдер...
Рәзинә ЗАКИРОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев