Танылган алып баручы вафат
Күп еллар дәвамында ул «Правила жизни» программасын алып барган.
«Россия-Культура» «телеканалының танылган алып баручысы Алексей Бегак вафат булды. Ул 1660 елның 10 мартында Мәскәүдә туган. Кечкенәдән сәнгать белән шөгыльләнгән. Аннары Суриков исемендәге Мәскәү дәүләт сәнгать институтын тәмамлаган. Рәссам-иллюстратор һәм китаплар дизайнеры булып эшләгән.
1992 -2011 елларда Бегак йөзләгән картина иҗат иткән. Бүгенге көндә алар Россия, АКШ, Япония, Англия, Германия коллекционерларында саклана.
Ул шулай «Россия 1» телеканалында да дизайн ясаган. Соңрак шунда алып баручы булып урнашкан. Күп еллар дәвамында ул «Правила жизни» программасын, ә 2014 елда «Большая опера» проектның алып баручыларының берсе булган. Моннан тыш, 2017 елда «Гений» интллектуаль уенын да алып барган.
Фото: ТАССтан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев