Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Танылган архитектор Александр Дембич вафат

Ул Чаллының генераль планы төзү өстендә дә эшләде.

74 яшендә Татарстанның танылган архитекторы Александр Дембич вафат булды. Бу хакта ТР Рәисе ярдәмчесе Олеся Балтусова телеграм-каналында хәбәр итте. 

«Александр Дембич вафат. Ышана алмыйм, аэропортта елап утырам. Иң яхшы, акыллы, кешеләргә һәм һәм шәһәргә игътибарлы кеше иде... Әле генә сөйләшкән идек. Егылган, табиблар аңына китерә алмаган. Ничек шулай инде?» – дип яза Олеся Балтусова.

Татарстанның атказанган архитекторы Казан дәүләт архитектура университетында укыта иде. Ул – Казанның 2015 елга кадәр үсеш стратегиясен һәм ТР башкаласы үзәгенең детальле планлаштыру проектын төзегән кеше. Моннан тыш, коллективы белән Казан, Әлмәт, Чаллы генераль планнары өстендә дә эшли.

Исегезгә төшерәбез, Чаллы генераль планы шау-шу куптарды. Шәһәрне киңәйтү идеясе күп кенә эшмәкәрләр күңеленә хуш килмәде.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев