Танылган блогерның гаиләсендә кайгы
Әтисе аңа катлаулы биремнәрне үтәргә булышты. Хәтта кабер казып, улы белән кабердән турыдан-туры эфир да үткәргән иде.
Газетабыз герое, танылган блогеры Равил Закировның гаиләсенә олы кайгы килде. Аның 49 яшьлек әтисе вафат булды. 2022 елның июль аенда Равилнең әтисенең үпкәсендә яман шеш таптылар. Ул җәй буе куркыныч авыру белән көрәште. Бүген төнлә рәхимсез авыру аны мәңгелеккә алып китте. Без Равилнең кайгысын уртаклашабыз.
Равил блогер Гүзәл Хөснетдинованың «Ут белән уйнама» проектында катнашып, җиңгән иде. Әтисе аңа катлаулы биремнәрне үтәргә булышты. Хәтта кабер казып, улы белән кабердән турыдан-туры эфир да үткәргән иде.
Гүзәл Хөснетдинова Равилнең гаиләсенең кайгысын уртаклашып: «Равилнең әтисе Аллаһы Тәгаләгә кайтты. Дога кылыгыз», – дигән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев