Яңалыклар тасмасы

Танылган боксчының кызы үлгән

Ул телефонын алган әтисенә үпкәләгән.

Россиянең танылган спортчысы, боксчы Григорий Дрозд гаиләсенә кайгы килгән. Аның мәктәптә укучы кызы үлгән. 

Кызының укуы начарлангач, өйдә тавыш чыккан. Әтисе кызының телефонын алган, интернетка керүне чикләгән.

Әтисе очрашуда вакытта кызы йортның 13нче катыннан егылып төшеп үлгән. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


фаҗига үлем-китем кәрәзле телефон

Нет комментариев