Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Танылган модельер Валентин Юдашкин вафат

Аңа 59 яшь иде.

Мода өлкәсе җәмәгатьчелеге зур югалту кичерә. 2 көн элек кенә модельер, стилист Вячеслав Зайцев вафат булды. Бүген танылган рәссам-модельер, РФ халык рәссамы һәм атказанган сәнгать эшлеклесе Валентин Юдашкинның гомере өзелде. Аның үлеме турында тормыш иптәше Марина Паталова хәбәр итте. Модельер 2016 елдан бирле яман шеш белән көрәште.

Валентин Юдашкин - мода өлкәсенә зур өлеш керткән шәхес. Аңарда Филипп Киркоров, Наталья Ветлицкая, Людмила Гурченко, Олег Газманов һәм башка танылган артистлар киенде. Хәтта СССР Президенты Михаил Горбачевның хатыны Раиса Горбачева да күлмәкләрен аңардан гына тектертте. Валентин Юдашкин - бөтен Европада танылу алган модельер.    

Октябрьдә аңа 60 яшь тулган булыр иде. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев