Танылган музыкант вафат
Яңалыклар тасмасы

Танылган музыкант вафат

Александр Колигер чирләгән булган.

Чаллыда талантлы музыкант Александр Колигер озакка сузылган каты авырудан 75 яшендә вафат булды.

Ул – шәһәребездә «Модус» джаз клубын оештырган кеше. Чаллыда АКШ, Дания, Австрия һәм башка илләрдән артистлар һәм музыкантлар чакырып 1000нән артык концерт куйган.

«Алесандр  Колигер – профессионал музыкант, педагог, тенор, аранжировщик, данлыклы джаз остасы иде. «Энергетик»  мәдәният сараенда эстрада оркестрын җитәкләде. Башкортостанда туып, Чаллыда мәдәнияткә хезмәт итеп, Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды. Урыны җәннәттә булсын», – ди Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлзада Рзаева. 

Александр Колигер Чаллыдан киткәч, Мәскәү янында, Мәскәүдә, соңгы вакытта Сочи янындагы Лоо бистәсендә яшәгән. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


орган музыка балалар концерт камаз фаҗига Джаз

Нет комментариев