Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Танылган спортчылар Энҗе һәм Марсель Хәмидуллиннар танышу тарихын сөйләделәр

Бүген – Бөтенроссия гаилә көне.

Гаилә көне уңаеннан Чаллының хөрмәтле гаиләсе, армрестлинг буенча күп тапкырлар дөнья чемпионы исеменә лаек булган, ТР, РФ спорт мастеры Энҗе ханым һәм ТР, РФ атказанган тренеры Марсель Хәмидуллиннар белән очрашып сөйләштек. “41 ел, 3 ай, бер көн бергә торабыз” дип каршы алды безне гаилә башлыгы. Танылган шәһәрдәшләребездән  танышу тарихларын сораштык.

– Трамвайда ГЭСка таба егетләр белән ярыштан соң сөйләшеп, спортчылар турында каты гына бәхәсләшеп барабыз шулай. Бервакыт, никтер, артыма борылып карадым. Анда бик чибәр, кара күзле, кара чәчле, һинд артистларына ошаган кыз бара. Башымны кире бора алмадым (көлә). Бер күрүдән гашыйк булдым. Кая гына барса да, артыннан озата барачакмын дип уйладым. Баксаң, аңа да “Поликлиника” тукталышында төшәсе икән! Озатсам ярыймы, дип сорадым. Ризалашты. Ничә яшь, дип сорадым, 18 ди. Ярый әле 15-16 түгел дип эчтән генә җиңел сулап куйдым. Пешекче һөнәренә укыган икән, анысы да ошады. Икенче көнне  инде миңа кияүгә чыгарга тәкъдим ясадым, дип искә алды Маресль әфәнде. 

– Мин балачакта үземнең булачак иремне никтер кимоно кигән һәм төрле алымнар ясый торган спортчы итеп күз алдына китерә идем. Марсель белән танышкач, аның бик көчле икәнен күрдем һәм үземнең яклаучым итеп кабул иттем, – диде  Энҗе ханым. 

Бердәнбер кызларының кулын сорарга килгән егеткә аның әти-әнисе башта шикләнебрәк карый. Әбисе хәтта паспортын сорап алып тикшерә. Алдашмыймы, янәсе. Марсель әфәнде булачак тормыш иптәшен әти-әниләре белән таныштыра. Алар да ошата. 

Танылган гаилә белән кызыклы әңгәмәнең дәвамны тиздән “Шәһри Чаллы”дан укыгыз!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев